Поиск по сайту

Ульяновск өлкәсендә VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнә башладылар

2016 елда ул Иске Кулаткыда узачак. Губернатор Сергей Морозов әлеге муниципаль районга эш сәфәре вакытында беренче оештыру киңәшмәсен үткәрде.

2016 елда ул Иске Кулаткыда узачак. Губернатор Сергей Морозов әлеге муниципаль районга эш сәфәре вакытында беренче оештыру киңәшмәсен үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсе Бөтенроссия авыл Сабан туен беренче тапкыр кабул итәчәк. Анда Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән барлыгы 15 меңнән артык вәкил катнашыр дип көтелә. Бу масштаблы чара Президентның “Милләтара татулыкны тәэмин итү турында”гы май ае Указын үтәүгә юнәлдерелгән ведомствоара системалы эш кысаларында узачак.

Сергей Морозов кушуынча, милли бәйрәмгә әзерләнү буенча оештыру комитеты булдырылачак. Аңа төбәгебез башлыгы шәхсән үзе җитәкчелек итәр дип көтелә. Губернаторга хәбәр итүләренчә, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә хәзер үк инде чараларга әзерләнү эшләре алып барыла.

Төбәкнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина билгеләп үтүенчә, июнь аенда шушы вакыйга кысаларында милли спорт ярышлары, “Дуслык хороводы” дип исемләнгән гала-концерт узачак. Шулай ук халык промыселлары һәм һөнәрчелеге мәйданчыклары эшләячәк, татар ашларын авыз итү мөмкинлеге булачак, милли авыл җирлекләре тәкъдим ителәчәк.

“VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туе уңаеннан Ульяновск өлкәсенең Халык мәдәнияте үзәге уникаль театральләштерелгән фольклор-этнографик программа әзерли. “Фольклор марафоны” дип аталган мәйданчык күпләрнең игътибарын җәлеп итәр дип уйлыйм. Анда Ульяновск өлкәсендә яшәүче барлык милләтләрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук һәр җирлек үзенең музей экспозициясен тәкъдим итәргә җыена. Ә иң яхшы артистларыбыз бәйрәмне ачу тантанасында – театральләштерелгән программада катнашачаклар”, - дип белдерде Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге директоры Нурия Туркова.

Киңәшмә Иске Кулаткы район китапханәсе базасында узды. Күптән түгел генә бу китапханәгә татар халкының бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Габдулла Тукай исеме бирелде. Сергей Морозов үзенең чыгышында Иске Кулаткы районының Әдәбият елы кысаларында актив эш алып баруын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, масштаблы кампания данлыклы шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала. “Исемнәре белән Россия данлыклы” – төп проектларның берсе. Әлеге проект буенча китапханәләргә күренекле кешеләрнең исемнәрен бирү каралган.

“Әдәбият елында уннан артык мәдәният учреждениесенә данлыклы шәхесләрнең исемнәрен бирү күздә тотыла. Иске Кулаткы китапханәсе беренчеләрдән булып Габдулла Тукай исемен алды. Яңа исем аның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, районның мәдәни үсешенә, яшьләрдә китап укуга карата кызыксыну уятуга, халыкны мәшһүр мәдәният эшлеклеләре белән таныштыруга зур этәргеч бирә. Китапханәләр эшенең яңа концепциясе күрше төбәкләрдә дә кызыксыну тудырды. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе һәм Татарстан Язучылар берлеге мәдәният учагына рус һәм татар телләрендә 73 данә китап бүләк иттеләр. Алар арасында балалар китаплары да, нәфис әдәбият та, электрон басмалар да бар. Ульяновск өлкәсе Губернаторының бүләге – “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт” дип исемләнгән уникаль басма да китапханә фондларында үз урынын алды. Милли язучылар иҗатын өйрәнү буенча комплекслы эш кысаларында китапханәдә ана теле дәресләре һәм әдәби укулар үткәрелә, болар барысы да милли традицияләрне саклап калуга булышлык итәләр”, - дип ассызыклады Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәният сәясәт министры Татьяна Ившина.

10.04.16 11:17

    Яңалыклар