Поиск по сайту

О Сабантуе

Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамлангач, ел саен үткәрелә торган татар милли бәйрәме

Бу бәйрәм 2002 елда ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни һәйкәлләре исемлегенә кертелде.

Сабантуй бәйрәмен үткәрү чыганаклары үзенең тамырлары белән тирән борынгылыкка барып тоташа һәм җир культы белән бәйләнгән. Йоланың төп бурычы яңа елда уңышны арттыру максаты белән рухларны сөендерүдән гыйбарәт булган.

Әлеге бәйрәм гомер бакыеннан бүгенге көнгә кадәр үткәрелеп килә, аны бары тик сугыш вакытында һәм илебез өчен авыр чорларда гына оештырмаганнар. Әмма тыныч тормыш белән яши башлагач, Сабантуй уздыруны яңартып җибәргәннәр.

Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Аны күпчелек татар авылларында һәм дөньяның төрле почмакларындагы татар мәхәлләләрендә оештырганнар, җирле йолаларга бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүдә беркүпме аерма да күзәтелгән. Вакыт узу белән Сабан туеның традицияләре һәм йолалары шактый үзгәрә, җирле үзенчәлекләр бөтенләй диярлек юкка чыга. Хәзер татар халкының хезмәт һәм җыр тантанасын җәй көне, ягъни язгы кыр эшләре тәмамланып, печәнгә төшәр алдыннан үткәрәләр.

Бүгенге заман Сабан туе милли бәйрәм булып исәпләнә. Әмма анда татарлар белән күршедә генә яшәүче руслар, удмуртлар, марилар, чувашлар һәм башкортлар да катнашалар, рәхәтләнеп ял итәләр. Хәзер аны Россия төбәкләрендә генә түгел, дөньяның төрле кыйткаларында да уздыралар.

Ульяновск өлкәсендә татар халкының милли бәйрәме 1991 елдан башлап ел саен үткәрелә. Әлеге чара Президент Владимир Путинның май ае указларын тормышка ашыру йөзеннән, Губернатор Сергей Морозов инициативасы белән булдырылган дәүләт милли сәясәт Стратегиясен гамәлгә ашыру планына керә.

Шунысын аерым билгеләп үтәсе килә, Ульяновск өлкәсе илебездә беренчеләрдән булып өченче тапкыр инде үзенең җирлегендә федераль Сабантуйны каршы ала. 2003 елда ул - Димитровградта (Ульяновск өлкәсе), 2009 елда Ульяновскида уздырылды, ә хәзер, 2016 елда Сабан туен Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе (Ульяновск өлкәсе) кабул итәчәк.

Безнең өлкәне шундый зур масштаблы чараны уздыру урыны итеп юкка гына сайламадылар. Татарстан Республикасы Президенты өлкә Губернаторының төбәгебездә федераль Сабантуй уздыру турындагы инициативасын хуплап чыкты. Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Ольга Никитенко әйтүенчә, төрле халыкларның яшәеше өчен уңай шартлар булдыру, аерым алганда, татар халкының традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу буенча чаралар күрү лаеклы дәрәҗәдә булган Росссия Федерациясе субъектлары гына Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру хокукына ия булалар.

    Яңалыклар