Поиск по сайту

Ульяновск өлкәсе башлыгы Сергей Морозов VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлекнең барышы белән танышты

Өлкә Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Иске Кулаткыда әлеге чара узачак мәйданчыкта булды, милли бәйрәмне оештыручылар белән очрашты һәм тематик оештыру комитеты утырышын үткәрде. Сабан туе 4 июнь көнне рәсми рәвештә ачылачак.

    «Сабантуй, Акатуй, Шумбрат, башка милли бәйрәмнәр кешелек дөньясының бәһасез кыйммәтләренә багышлап үткәрелә. Алар халыкның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, традицияләрен, телен саклап калу һәм үсеп килүче буыннарга тапшыру мөмкинлеге тудыралар. Сабан туеның язгы кыр эшләренең тәмамлануы уңаеннан уздырылуы турында да онытырга ярамый. Шуңа күрә программада, әлбәттә инде, тырыш, фидакарь кешеләрне хөрмәтләү, авыл хуҗалыгы эшләренә нәтиҗә ясау тантанасы, традициягә кергән ярышлар, күңел ачу чаралары, милли утарлар булдыру, ат чабышлары, көрәш бәйгесе, бәйрәм концерты, халык спорты чаралары каралган. Сабан туена әзерләнгәндә без бик күп җитди нәрсәләрне исәпкә алырга тиешбез. Алар, һичшиксез, hәрбер кешегә үзенең күп милләтле бөек илгә бәйлелеген һәм бөек халык вәкиле булуын ачык итеп сизү мөмкинлеге бирәчәк»,- дип ассызыклады Сергей Морозов.

    Бәйрәм алдыннан, 3 июньдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә «Корыч» фильмының режиссеры Илфат Камалиев белән иҗади очрашу, шулай ук «Казан» бию ансамбле һәм РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Веселые волгари» эстрада-фольклор ансамбле, республиканың халык һәм атказанган артистлары катнашында «Дөньяви Сабантуй» узачак. Район үзәгендә «Балалар Сабан туе» оештыру да күздә тотыла.

    Сабантуй бәйрәменең мәдәни программасында Алтай крае, Пермь крае, Адыгея Республикасы, Башкортостан, Бурятия, Удмуртия, Ульяновск, Волгоград, Әстерхан, Иркутск, Киров, Кемерово, Новосибирск, Омск, Саратов, Свердловск, Томск өлкәләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән барлыгы 1,5 меңнән артык профессиональ һәм үзешчән артист катнашачак. Алар белән бергә Ульяновск өлкәсе коллективлары да, шул исәптән «Идел» җыр һәм бию ансамбле, «Сүнмәс йолдызлар» татар җыр студиясе, «Чулпан», «Сандугачлар», «Язгы моңнар» вокаль ансамбльләре, «Антэл» һәм «Радуга» бию ансамбльләре дә хезмәт һәм җыр тантанасында үзләренең иҗатларын халык игътибарына тәкъдим итәчәк. Сабан туен 35 меңнән артык кеше тамаша кылыр дип көтелә.

    «Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнү буенча без зур эш алып барабыз. Ульяновск коллективлары белән генә түгел, чакырылган кунаклар белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Егермедән артык регион вәкилләре бәйрәмгә килергә теләк белдерделәр. Аларның шактый өлеше кунаклар мәйданчыгында, балалар мәйданында һәм бәйрәмнең төп сәхнәсендә концерт программасында катнашачак. Шул ук вакытта без өлкәннәр һәм балалар коллективлары катнашында  күп милләтле иҗат номерлары да әзерлибез. Ульяновск өлкәсе районнарыннан 30га якын ансамбль киләчәк»,- дип сөйләде Халык мәдәнияте үзәге (ЦНК) директоры урынбасары Дарья Ионова.

    Оештыру комитеты утырышында катнашучылар VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туена транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсен дә карадылар. Ульяновск шәһәренең Үзәк автовокзалыннан, Җиңү паркы һәм Яңа шәһәр автостанцияләреннән Иске Кулаткыга - Сабантуй бәйрәменә өстәмә рейслар оештырылачак. Шулай ук Сабан туе мәйданчыклары инфраструктурасын электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсен дә читләтеп үтмәдәләр. Хәзерге вакытта бәйрәм узачак мәйдан территориясендә электр торыкларын, 30 урам яктырткычын урнаштыру эшләре тулысынча тәмамланган.

    Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсе - үз җирендә федераль Сабантуйны өченче тапкыр кабул итүгә лаек булган илебездә бердәнбер төбәк. 2003 елда бу күркәм чара - Димитровградта, 2009 елда Ульяновск шәһәрендә гөрләп узды. Татар халкының милли үзенчәлекләрен һәм традицион мәдәни кыйммәтләрен cаклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән бәйрәмгә әзерләнү мәсьәләсен Ульяновск өлкәcе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов шәхси контролендә тота.

   

27.05.16 09:34

    Яңалыклар