Поиск по сайту

Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсе делегациясе Казанда VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм аны уздыру мәсьәләсе буенча очрашуда катнашты

Киңәшмә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин рәислегендә узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин рәислегендә узды.

Очрашу барышында Бөтенроссия авыл Сабан туеның концепциясе һәм бәйрәмне оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Исегезгә төшерәбез, Сабантуй 2016 елның 4 июнендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә узачак.

Татьяна Ившина сүзләренчә, әлеге чарага илебезнең 58 төбәгеннән 600дән артык делегат килүе көтелә.

“Авыл Сабан туена шулай ук 15 000 тамашачы һәм 1500дән артык катнашучы килер дип уйлыйбыз. “Россиядә Кино елы”, “Ульяновск өлкәсендә Сәламәтлек саклау елы”, Николай Карамзинның 250 еллыгы - милли бәйрәмнең төп темалары әнә шулар”,- дип билгеләп үтте Татьяна Ившина.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Сабан туе алдыннан – 3 июньдә Иске Кулаткы район үзәгендә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концертын оештыру турында карар кабул ителде. Шулай ук милли бәйрәмне үткәрүнең кайбер логистик һәм концептуаль мәсьәләләре буенча да килешенде.

 

05.05.16 11:19

    Яңалыклар