Поиск по сайту

VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туенда РФнең 35 төбәгеннән артистлар катнашачак

Бәйрәм 4 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы район үзәгендә рәсми рәвештә ачылачак.

Милли бәйрәмнең мәдәни программасында Алтай крае, Пермь крае, Адыгея Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Удмуртия, Волгоград, Әстерхан, Иркутск, Киров, Кемерово, Новосибирск, Омск, Саратов, Свердловск, Томск өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән барлыгы 1,5 меңнән артык профессиональ һәм үзешчән артист чыгыш ясар дип көтелә. Алар белән бергә шулай ук Ульяновск өлкәсенең cәнгать коллективлары да, шул исәптән «Идел» җыр һәм бию ансамбле, «Сүнмәс йолдызлар» татар җыр студиясе, «Чулпан», «Сандугачлар» һәм «Язгы моңнар» вокаль ансамбльләре, «Антэл» һәм «Радуга» бию ансамбльләре дә хезмәт һәм җыр тантанасында үзләренең иҗатларын тәкъдим итәчәкләр. Авыл Cабан туена 35 меңнән артык кунак, ягъни тамашачы киләчәк, диләр бәйрәмне оештыручылар.

«Бәйрәм кунаклары Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм «Казан» җыр һәм бию ансамбле башкаруында «Сабантуйның тарихы һәм киләчәге» дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль-хореографик күренешне тамаша кылачаклар. Төп сәхнәдә шулай ук өлкәбезнең данлыклы коллективы - «Волга» җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Иске Кулаткы районының «Моң дулкыны» трио халык коллективы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова чыгыш ясаячак»,- дип хәбәр итте сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина.

Тамашачыларны шулай ук «Ульяновск өлкәсенең данлыклы кешеләре», «Уйна, гармун!», «Балалар Сабан туе» дип аталган тематик мәйданчыклар көтә. Мисал өчен, «Балалар Сабан туе»нда милли уеннар оештырылачак, балалар вокаль һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак, батут шәһәрчеге эшләячәк. «Бу тылсымлы кино» палаткасында Казан хакимиятенең «Өмет» тел мәдәниятләрен үстерү Фонды ярдәмендә «Татаркино» киностудиясе төшергән анимацион фильмнар күрсәтеләчәк. «Сәламәт тәндә - шат күңел» программасы да мавыктыргыч һәм кызыклы булыр, дип ышандыралар.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсе - үз җирендә федераль Сабантуйны менә инде өченче тапкыр кабул итәргә лаек булган бердәнбер төбәк. Өлкә Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов татар халкының милли үзенчәлекләрен һәм традицион мәдәни кыйммәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән әлеге бәйрәмгә әзерләнү мәсьәләсен шәхси контролендә тота.

18.05.16 05:28

    Яңалыклар