Поиск по сайту

Ульяновск өлкәсендә VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туенда Казанның “Татаркино” студиясе эшләп чыгарган фильмнар күрсәтеләчәк

Әлеге чара 4 июньдә Иске Кулаткыда рәсми рәвештә ачылачак.

Бәйрәмнең мәдәни программасында барлыгы 1,5 меңнән артык профессиональ һәм үзешчән артист катнашачак. Шулай ук дистәгә якын тематик мәйданчык та эшләр дип көтелә. Бәйрәм кунаклары “Бу тылсымлы кино” мәйданчыгында Казанның “Татаркино” киностудиясе эшләп чыгарган анимацияле фильмнарны тамаша кылачаклар. Алар Казан шәһәр хакимиятенең “Өмет” тел мәдәниятләрен үстерү Фонды ярдәмендә булдырылган. Бу фильмнар милли бәйрәмдә “УльяновскКинофонд» дәүләт мәдәният учреждениесе булышлыгы белән күрсәтеләчәк.

“Идел буе федераль округы төбәкләрендәге коллегаларыбыз белән без даими рәвештә хезмәттәшлек итәбез. Үз төбәкләребездә эшләп чыгарылган фильмнар белән алмашу – мәдәни алмашуның мөһим өлеше, төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәвенең алшарты”,- дип белдерде “УльяновскКинофонд» өлкә дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Лидия Саурова.

Россиядә Кино елы һәм Николай Карамзинның 250 еллыгы кысаларында халыкны мәдәни агарту максатында Татарстан Республикасында Ульяновск өлкәсендә җитештерелгән “Карамзин в движении времени” һәм өлкә кинофонды көче белән санга күчерелгән “Подвиг Карамзина” һәм “Бедная Лиза” фильмнары күрсәтеләчәк.

17.05.16 14:23

    Яңалыклар