Поиск по сайту

Ульяновск өлкәсендә 2016 елның Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнү мәсьәләсе тикшерелде

Иске Кулаткыда татар халкының традицион милли бәйрәмен үткәрү буенча дирекция функцияләре “Ульяновск – мәдәни башкала” Фондына йөкләнелде. VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында әнә шундый карар кабул ителде. Утырыш Губернатор Сергей Морозов рәислегендә узды.

Иске Кулаткыда татар халкының традицион милли бәйрәмен үткәрү буенча дирекция функцияләре “Ульяновск – мәдәни башкала” Фондына йөкләнелде. VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында әнә шундый карар кабул ителде. Утырыш Губернатор Сергей Морозов рәислегендә узды.

“Сабантуй – безгә ата-бабаларыбыздан күчкән, чын мәгънәсендә, бәһасез мирас. Без аны саклап калырга, тагын да баетырга, аңа яңа төсмерләр өстәргә тиешбез”, - дип белдерде Сергей Морозов.

Бөтенроссия авыл Сабан туе хезмәт һәм спортның, татар милли уеннары, җыр һәм биюләренең масштаблы бәйрәменә әвереләчәк. Шундый зур күләмле чара уздыру идеясе татар халкының милли үзенчәлекләрен һәм традицион мәдәни кыйммәтләрен саклап калу һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта оештыру комитеты булдырылган, бәйрәмне, аның төп мәйданчыкларын оештыру буенча комплекслы эш алып барыла. Иске Кулаткыда Бөтенроссия Сабан туен үткәрүнең гомуми схемасы да әзер. Ульяновск өлкәсенә Россиянең 32 төбәгенннән 500 катнашучы килер дип көтелә.

“Бөтенроссия татар милли бәйрәме алдыннан, 3 июньдә Ульяновскида яшәүчеләр өчен дөньяви Сабантуй гөрләячәк. Бу көнне өлкә үзәгенең төп мәйданчыкларында Татарстан Республикасының сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Әлеге чара Иске Кулаткыда үтәчәк VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туеның кереш бүлегенә, ягъни прологына әверелеп, ульяновскилыларны татар мәдәнияте, аның милли төсмерләре белән якыннан таныштыру мөмкинлеге тудырачак”,- дип хәбәр итте сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина.

Иске Кулаткыда узачак VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туе 2016 елның Милли вакыйгалары календаре составына керде. 2016 елның 3-4 июнендә оештырылачак милли-мәдәни чараларга ике көнлек туристик юлламалар да булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, татар халкының Сабантуй бәйрәме безнең төбәктә 1991 елдан бирле һәр ел саен үткәрелеп килә. Бу чара Россия Президенты Владимир Путинның май ае указларын үтәү кысаларында Губернатор Сергей Морозов инициативасы белән булдырылган Дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру планына да керә. Безнең төбәк территориясендә ике тапкыр – 2003 елда Димитровградта һәм 2009 елда Ульяновскида федераль Сабантуй бәйрәмнәре уздырылды. Һәм 2016 елда Ульяновск өлкәсе кабат Иске Кулаткыда бистәсендә федераль авыл Сабан туен үткәрү хокукына ия булды. Безнең өлкәне шундый зур масштаблы чараны уздыру урыны итеп юкка гына сайламадылар. Татарстан Республикасы Президенты өлкә Губернаторының төбәгебездә федераль Сабантуй уздыру турындагы инициативасын хуплап чыкты.

“Төрле халыкларның яшәеше өчен уңай шартлар булдыру, аерым алганда, татар халкының традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу буенча чаралар күрү лаеклы дәрәҗәдә булган Росссия Федерациясе субъектлары гына Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру хокукына ия булалар”,- дип аңлатты Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Ольга Никитенко.

10.04.16 11:18

    Яңалыклар