Поиск по сайту

Ульяновск өлкәсендә узучы Бөтенроссия авыл Сабан туеның спорт бәйгеләрендә катнашучыларны ике автомобиль көтә

3 һәм 4 июньдә Иске Кулаткыда спортның милли төрләре буенча ярышлар һәм ат чабышлары үтәчәк.

“Сабан туе бәйрәмендә ат-спорт бәйгеләренә аеруча киң урын биреләчәк. Беренче тапкыр авыл арбаларына җигелгән атлар узышачаклар. Моңа кадәр без андый ярышларны оештырганыбыз юк иде әле. Әлеге программада бары тик Иске Кулаткы районында яшәүчеләр генә катнашачак. Губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов инициативасы белән шушы стартта җиңүчегә “УАЗ” автомобиле тапшыру күздә тотыла. Әлбәттә инде, Ульяновск өлкәсе, Самара, Тольятти шәһәрләре һәм Башкортстан вәкилләре арасында да ат чабышлары узачак”,- дип сөйләде ярышларны оештыручыларның берсе Рафаэль Мадьяров.

Оештыручылар фаразлавынча, Сабантуй бәйрәменең спорт бәйгеләрендә физик культураны яратучы бер меңнән артык кеше катнашачак. Тагын бер автомобильне милли көрәш турнирында уйнатачаклар. Төп призны абсолют үлчәү категориясендә җиңүче алачак. Бәйрәм кысаларында шулай ук милли уеннар, гер спорты, армспорт, шахмат буенча да ярышлар үткәрү каралган. Беренче тапкыр бәйгеләрдә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә катнашыр дип көтелә.

Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры Сергей Кузьмин сүзләренчә, Сабан туенда ГТО комплексы нормаларын үтәү мөмкинлеге дә булачак.

“Моның өчен тест үткәрүнең күчмә үзәге эшләячәк. Теләге булганнар урыннан ераклыкка сикерүдә, кул өстендә күтәрелүдә, турникта күтәрелүдә үзләренең көчләрен сынап карарлар, шулай ук лазер тирында ату мөмкинлеге дә тудырылачак”,- дип хәбәр итте Сергей Кузьмин.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсе - үз җирендә федераль Сабантуйны өченче тапкыр кабул итүгә лаек булган илебездә бердәнбер төбәк. 2003 елда бу күркәм чара - Димитровградта, 2009 елда Ульяновск шәһәрендә гөрләп узды. Татар халкының милли үзенчәлекләрен һәм традицион мәдәни кыйммәтләрен cаклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән бәйрәмгә әзерләнү мәсьәләсен Ульяновск өлкәcе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов шәхси контролендә тота.

     

27.05.16 15:44

    Яңалыклар