Поиск по сайту

Бөтенроссия авыл Сабан туенда «Волга» дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Уфадан кайтартылган костюмнарда чыгыш ясаячак

Уналты комплект милли татар костюмы, шул исәптән калфаклар (татар хатын-кызларының борынгы баш киемнәре) һәм аяк киемнәре Бөтенроссия музыкаль җәмгыятьнең Башкорт производство комбинатында тегелгән.

“Бу комбинат чит илләрнең опера һәм балет театрлары белән эшли. “Волга” ансамбле, тугрылыклы заказчы буларак, 20 елдан артык инде алар белән хезмәттәшлек итә. Кабатланмас матурлыгы, гүзәллеге, ачыклыгы һәм стиле белән аерылып торган зәвыклы милли костюмнар алуыбызга без бик тә шатланабыз. Әлеге костюмнарда борынгы заманнарның бик күп үзенчәлекләре чагылыш тапкан, алар шушы халыкның кызыклы һәм мавыктыргыч тарихын күзаллау мөмкинлеге бирәләр. Татарларның һәр вакыйгага карата үз биюе бар, алар хәзерге көн элементлары белән баетылган. Төрле җирләрдә көн күрүче Себер, Идел буе һәм Кырым татарлары халык биюләренә үзләренә генә хас булган мәдәни һәм милли үзенчәлекләрне керткәннәр. “Волга” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Сабан туенда берничә милли номер башкарачак, алар арасында “Су агышы” дип исемләнгән татар биюе дә бар”,- дип сөйләде ансамбльнең cәнгать җитәкчесе Владимир Ионов.

Ульяновск өлкәсенең Халык мәдәнияте үзәге белгечләре әйтүенчә, Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан 980 мең сумлык милли киемгә заказ бирелгән булган. “Волга” дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән беррәттән, тагын ике коллектив – “Дети солнца” бию ансамбле белән “Идел” җыр һәм бию ансамбле дә яңа костюмнарга ия булачак.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсендә узачак VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән артистлар катнашачак.

17.05.16 14:57

    Яңалыклар