Сәламләве

Кадерле дуслар!

Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрне һәм төбәгебез кунакларын ихлас йөрәктән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Бай мәдәни мираслы уникаль территория булып исәпәнгән кунакчыл Иске Кулаткы районы VII нче Бәтенроссия авыл Сабан туенда катнашучыларны үз җирендә сәламләргә бик тә шат. Гомер бакыеннан туган җирдә хезмәт итүчеләр белән тыгыз бәйле булган шушы борынгы бәйрәм кунакларын кабул итү безнең төбәк өчен зур һәм олуг дәрәҗә.

Ульяновск өлкәсе халкы Сабан туеның милли төсмерләрен һәм традицияләрен, йолаларын күптән яратып, үз итеп өлгерде. Россиянең барча халкы билгеләп үткән, чын мәгънәсендә, күркәм һәм игелекле бу бәйрәм хәзер интернациональ вакыйгага әверелде – ел саен анда шулай ук татарлар белән күршедә генә яшәүче руслар, удмуртлар, марилар, чувашлар, башкортлар да катнаша. Безнең төбәктә Сабантуй соңгы елларда кабатланмас милли бәйрәм булуы белән беррәттән, диннәр арасында аралашуның җитди мәйданчыгы һәм мәдәни тормышыбызның аерылгысыз өлеше дә булып тора. Традиция буенча Ульяновск өлкәсендә бу чара төрле милләт вәкилләрен бергә җыя һәм үзебезне бердәм һәм дус гаилә итеп сизәргә ярдәм итә. Без Сабан туен безнең төбәктә көн күрүче халыкларны берләштерергә генә түгел, милләтара тынычлык традицияләрен саклап калырга һәм күбәйтергә булышлык итүе өчен дә югары бәялибез. Ә Ульяновск өлкәсе территориясендә федераль дәрәҗәдәге авыл Сабан туен уздыру нәтиҗәсендә өлкәбездә, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр һәм башка округлардан килгән кунаклар татар халкының уникаль, тиңдәшсез милли мәдәнияте белән танышачаклар.

Бөтенроссия авыл Сабан туе – хезмәт һәм спортның, татар милли уеннарының, җыр һәм биюләренең масштаблы бәйрәме ул. Безгә ата-бабаларыбыздан күчкән, чын мәгънәсендә, бәһасез мирас бу, без аны кадерләп сакларга тиешбез һәм саклаячакбыз. Күркәм традиция буенча көрәш һәм ат чабышлары бу көнне Сабан туе программасының аерылгысыз өлешенә һәм төп бизәгенә әвереләчәк. Бәйрәм кунаклары белән бергә без дә аларны тамаша кылырбыз һәм якташларыбыз өчен җан атарбыз.

Быелгы милли бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки без татар халык шагыйре Габдулла Тукайны олы хөрмәт хисе һәм рәхмәт сүзләре белән искә алабыз һәм яңадан, кабат аның бөек иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Үзенчәлекле шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак, татар халкының легендар улы әдәбият тарихына мәңгегә кереп калды.

Иске Кулаткыда узачак VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларына һәм катнашучыларга ихлас күңелемнән сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларда да уңышлар телим. Ульяновск җирендә тернәкләнгән яңа идеяләр һәм проектлар әлеге күркәм, кабатланмас бәйрәмне бизәр һәм аның киләчәктә дә чәчәк атуына булышлык итәр дип ышанам.

 

Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

С.И.Морозов

 

 

 

Кадерле дуслар!

Халкыбызның иң күркәм, гүзәл сыйфатларын – хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын һәм спортта җитезлеген үз эченә алган Сабан туе татарлар өчен, кайда гына яшәсәләр дә, чиксез кадерле һәм якын бәйрәм булып тора.

Борынгы тантаналы бәйрәмнең һәм заманча мәдәни үсеш юнәлешләренең инде традициягә кергән үзенчәлекләрен берләштереп, ул буыннар бәйләнеше һәм күп миллионлы татар дөньясының рухи бергәлеге үрнәге булып тора, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытырга булышлык итә.

Төрле яшьтә, социаль төркемдә һәм төрле милләттән булган барлык катнашучыларны да җәлеп итеп, Сабантуй үзенең географиясен елдан-ел киңәйтә. Әлеге ачык һәм күркәм, игелекле бәйрәм массакүләм һәм җайлы булуы аркасында Гомумроссия масштабындагы мөһим мәдәни вакыйгага әверелеп бара.

Быел VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туе Сембер җирендә - Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында үткәрелә. Татар халкының мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре, йолалары һәм традицияләре гасырлар дәвамында сакланып килгән бай төбәк бу. Әлеге район Ульяновск өлкәсендә иң уңышлы районнарның берсе булып санала, татарлар аның тормышында бик тә актив катнашалар. Ватандашларыбызның ана телен, мәдәниятне һәм ата-бабаларыбызның динен саклап калырга омтылулары безне шатландыра.

Сембер җире төбәк тарихында тирән эз калдырган талантлы һәм данлыклы кешеләргә искиткеч бай. Мәшһүр шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй, үзенчәлекле гармунчы Фәйзулла Туишев, талантлы шагыйрь, күптән түгел безнең арабыздан киткән Гакыйль Сәгыйровның һ.б. исемнәрен атап үтү дә җитә. Ихлас күңелдән барыгызга да ныклы исәнлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Сабантуй мәйданында яна очрашуларга кадәр!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н.Миңнеханов

                                                                                        

                                                                                                            

                                                                                             Информационные партнеры VII Всероссийского сельского Сабантуя 

   

  

       

       

 

 

 

 

 

Яңалыклар

Поиск по сайту