Поиск по сайту

Ульяновск өлкәсе VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнүен дәвам итә

Зур масштаблы милли бәйрәм 2016 елның 4 июнендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе территориясендә узачак.

Зур масштаблы милли бәйрәм 2016 елның 4 июнендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе территориясендә узачак.

VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручылар 20 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында очрашып, милли бәйрәм узачак мәйданны җентекләп карадылар. Әлеге очрашуда «Сабантуй-2016»ны әзерләү өчен җаваплы булган Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре, шулай ук Нурлат шәһәреннән «Кунак утары» дип исемләнгән мәйданчыкны оештыручылар катнашты.

Очрашуда катнашучылар бәйрәм үтәчәк территориядә төрле объектлар һәм мәйданчыкларны мөмкин булган кадәр нәтиҗәле итеп урнаштыру турында фикер алыштылар. Алар Иске Кулаткы район үзәге стадионында булырга да өлгерделәр. Биредә 3 июньдә Иске Кулаткы бистәсе халкы һәм илебезнең төрле төбәкләреннән килгән делегацияләр, күпсанлы мәртәбәле кунаклар өчен Казан артистлары катнашында бәйрәм концерты гөрләячәк.

Шулай ук бәйрәмнең фирма стиле проекты, тантананы техник яктан тәэмин итү һәм киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә дә үткәрелде. Анда «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары, VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп сәхнәсе баш режиссеры Халисә Исмагилова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, чараның баш рәссамы Ленар Гильмутдинов һәм техник белгеч Сергей Фролов Бөтенроссия авыл Сабан туе прологының концепциясе белән таныштырдылар.

«Әлеге очрашу, чын мәгънәсендә, бик тә нәтиҗәле узды, эшлекле сөйләшү булды. Татарстан Республикасыннан бәйрәмне оештыручылар килүенә аеруча шатланабыз. Чөнки көн тәртибендәге мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү нәтиҗәсендә без эш барышына өстәмәләр, үзгәрешләр кертеп, бәйрәмгә тагын да яхшырак әзерләнә алабыз», – дип белдерде «Ульяновск – мәдәни башкала» фонды директоры урынбасары Юлия Сашина.

05.05.16 11:20

    Яңалыклар